Форум кысаларында Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең түгәрәк өстәле планлаштырылган, анда туризм өлкәсендә муниципальара хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). 17-18-нче октябрьдә Самара кунакханәләренең берсендә туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә «Тур Притяжение 2019» VI форумы узачак. Ел саен ул туристлык, кунакханә, ресторан һәм транспорт инфраструктурасы вәкилләрен, Россия Федерациясе тармагының әйдәүче экспертларын җыя.
Форум кысаларында шулай ук Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең түгәрәк өстәле дә планлаштырылган. Очрашуның темасы «Туризм өлкәсендә муниципальара хезмәттәшлек» булачак, анда туризм өлкәсен алып баручы җирле үзидарә органнары һәм оешмалар вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Катнашучылар исемлеге, шулай ук форум программасы белән чара сайтында танышырга мөмкин. Биредә үк алдан онлайн теркәлеп була.