Хәзер Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе туры килә торган җир участогы сайлый.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы март, Юлия Летникова). Быел Казанның Салават Күпере микрорайонында яңа ярминкә мәйданчыгы ачарга планлаштыралар. Бу инициативаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Хәзер мәйданчык өчен җир участогы сайлыйлар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.
2022 елда районнар территориясендә ярминкәләр 4 мәйданчыкта узды, шуларның берсе – Юдино бистәсендә – быел гына ачылды. Территориядә парковка, ял бүлмәсе һәм санузеллар бар. 22 ярминкә көне эчендә барлык мәйданчыкларда сатучылар гомуми суммасы 300 млн сумлык продукция саткан.