Өлкән яшьтәге казанлылар сальсаның төп хәрәкәтләрен өйрәнәчәк
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Балыкчы бакчасында 29 нчы декабрьдә «Бию мәйданчыгы» проектының мастер-классы узачак. Чарага Казанның «Яшәү яме» проекты катнашучыларын чакыралар.
Укытучы Одилә Газизуллина биюче Сергей Калашников белән бергә сальса буенча дәрес үткәрәчәк. Катнашучылар төп хәрәкәтләрне өйрәнәчәкләр, музыкальлекне үстерәчәкләр һәм күңелле компаниядә вакыт үткәрәчәкләр.
Дәрес 17:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, «Яшәү яме» проекты Казан Мэриясе тарафыннан 2016 елда гамәлгә куелган иде. Пенсионерлар муниципаль спорт объектларында, мәдәни учреждениеләрдә, шулай ук шәһәрнең паркларында һәм скверларында төрле чараларга бушлай йөри ала. Проект турында өстәмә мәгълүматны махсус бүлектә белергә мөмкин.