В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су белән тәэмин итү 14-нче июньдә 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр туктатылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). Иртәгә, 14-нче июньдә Казанның Яңа Савин районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу суүткәргечне тоташтыру буенча эшләр башкару белән бәйле.
Су 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Фатыйх Әмирхан проспекты, 38а, 40, 48б, 48 корп.3.
Су салынган автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.