Сәбәбе – суүткәргечтә ремонт эшләре
Фото: Марат Мөгыйнов
8 нче февральнең 9:00 сәгатеннән 9 нчы февральнең 6:00 сәгатенә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Вокзал мәйданы, 4, 6;
К.Тинчурин урамы, 2, 2а, 4а, 6;
Т.Гыйззәт урамы, 26, 28, 28 корп.1, 28 корп.2, 30а, 41;
Чернышевский урамы, 29.
Моннан тыш, Вахитов һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында су басымы төшү һәм су белән тәэмин итүдә вакытлыча өзеклекләр булырга мөмкин. Адресларның тулы исемлеге сылтама буенча бастырылган.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, су белән автоцистернаны урнаштыруга гаризаны +7(843)231-62-60 телефоны буенча калдырырга мөмкин.