Бу реконструкция кысаларында күчерелгән авария хәлендәге суүткәргеч участогын тоташтыру буенча эшләр алып бару белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь). Совет районының кайбер йортларында су белән тәэмин итүне тәүлеккә диярлек сүндерәчәкләр. Бу реконструкция кысаларында күчерелгән Д=200 мм суүткәргечнең 380 м озынлыктагы авария участогын тоташтыру буенча эшләр үткәрү белән бәйле.
Су белән тәэмин итүне 12 нче октябрьнең 9:00 сәгатеннән 13 нче октябрьнең 06:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатачаклар:
Н.Исәнбәт урамы, 49, 51, 53, 55, 57;
Седов урамы, 1, 3, 5, 7;
Макаренко урамы, 6.
Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган заявкаларга ярашлы урнаштырылачак.