Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). 18-нче мартта Казанның Идел буе районының кайбер йортларында тәүлеккә якын су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
18-нче март 9.00 сәгатьтән 19-нчы март 6.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Габишев урамы,1, Рихард Зорге урамы, 97, 99, 101, 101а, 103 (балалар тернәкләндерү үзәге), 119, 121, Юлиус Фучик урамы, 36. Шулай ук бу вакытта су «Дубравная» метро станциясендә булмаячак.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.