В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 18-нче июньдә Казанның Киров районындагы Юдино бистәсенең кайбер йортларында вакытлыча су белән тәэмин итүне сүндерәләр. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр үткәрелү белән бәйле.
9.00-дән 18.00-гә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Яңа Юдино ур., 67а, шулай ук 100-нче номерлы йорттан 170-нче номерлы йортка кадәрле җөп санлы йортларда, Иван Поддубный урамында - 30-нчы номерлы йорттан 72-нче номерлы йортка кадәрле җөп санлы йортларда, 1г номерлы йорттан 19-нчы номерлы йортка кадәрле так санлы йортларда.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, телефон: +7 (843) 231-62-60.