Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.09.2024, 12:58

Рус-Алман Швейцариясендә тарихи калкулыкка күтәрелер өчен трослар урнаштырачаклар

Анда безнең эрага кадәр VII гасырда хәзерге Казан территориясендә беренче шәһәрлек барлыкка килгән

Иртәгә казанлылар Рус-Алман Швейцариясендә трослар урнаштыруга кушыла алалар. Бу борынгы тарихи калкулыкка күтәрелергә ярдәм итәчәк, анда безнең эрага кадәр VII гасырда хәзерге Казан территориясендә беренче шәһәрлек барлыкка килгән.

Кунакларны шулай ук территория саклаучылардан белем бирү программасы көтә. Экскурсияне һәм лекцияне гидробиолог, ТРда Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте әгъзасы Антон Бортяков һәм экоактивист, «Казан Швейцариясен яклау» берләшмәсенә нигез салучы Тимур Ескараев үткәрәчәк.

«Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы хәбәр иткәнчә, чарага теркәлү кирәкми. Башлану вакыты – 11:00, шәһәр халкын Барый Галиев ур., 16 адресы буенча көтәчәкләр.

Җәй көне Рус-Алман Швейцариясендә мәгълүмати стендлар һәм табличкалар барлыкка килде, алар территориянең истәлекле урыннары, аның кыйммәтләре турында сөйли һәм 375 гектардан артык мәйданда ориентлашырга ярдәм итә. Аларны узган ел халык һәм «Шәһәрле – галим» мәгърифәт чаралары сериясе вакытында идеяләр тәкъдим иткән экологик активистлар теләге буенча урнаштырганнар.

Барлык яңалыклар