В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә воркаут-мәйданчык, эскәмияләр һәм кошлар һәм тиеннәр өчен җимлекләр барлыкка килде
Рус-Алман Швейцариясендә Урман калкулыгында ял итү зонасын төзекләндергәннәр. Хәзер монда воркаут-мәйданчык, табигый стильдәге дүрт эскәмия һәм тиеннәр һәм кошлар өчен биш җимлек бар.
Спорт мәйданчыгында борыслар, аркан, боҗралар, авыш эскәмия, швед дивары булган өч турник, шулай ук куллар ярдәмендә (идән, эскәмия, дивардан) гәүдәне түбән төшерү һәм күтәрү (отжимание) һәм тартылу өчен өч каскадлы аркылы борыс урнаштырдылар. Шул ук вакытта территориядә иске спорт инвентареның бер өлеше дә калган.
Воркаут-зона янында дүрт эскәмия барлыкка килде. Аларны Себер карагаеннан ясаганнар. Монда интенсив күнегүләрдән соң ял итәргә яки табигатьне күзәтергә мөмкин.
Җимлекләргә кошлар һәм тиеннәр өчен сый-нигъмәтләрне җирле активистлар да, килүчеләр дә сала алачак. Хайваннар өчен тәм-томнардан киптерелгән алма, тозсыз һәм кыздырылмаган көнбагыш, Әстерхан һәм эрбет чикләвеге, имән чикләвеге, кабыгындагы фундук рөхсәт ителә. Җимлеккә миндаль, җир чикләвеге, пестә (фисташка), чия, төче чия, өрек һәм шәфталу төшләре, чипсы, сохари, камыр ризыклары, шоколад һәм печенье салу катгый тыела.
Шулай ук табигать территориясенә кергәндә навигацияле мәгълүмат стенды яңартылды. Ул Барый Галиев урамы ягыннан урнашкан.
Территорияне активистлар, җирле халык һәм берләшмәләр соравы буенча төзекләндерделәр. Оештыручылар Казанның Совет районы администрациясе, Россия Төзелеш министрлыгының су-яшел шәһәр каркасларын үстерү буенча эксперт советы әгъзасы Дарья Толовенкова кураторлыгында «Таттелеком» ГАҖ булды, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Рус-Алман Швейцариясе – махсус саклана торган территория статусын йөртә торган табигый парк. Биредә сулы-сазлыклы җирләр, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, урман, су баса торган болыннар һәм борынгы кешеләрнең тукталыш урыннары бар.
Җәй көне Рус-Алман Швейцариясендә мәгълүмати стендлар һәм табличкалар барлыкка килде, алар территориянең истәлекле урыннары, аның кыйммәтләре турында сөйли һәм 375 гектардан артык мәйданда ориентлашырга ярдәм итә. Аларны узган ел «Шәһәрле – галим» мәгърифәтчелек чаралары сериясе вакытында идеяләр тәкъдим иткән халык һәм экологик активистлар теләге буенча урнаштырганнар.