Грипп 81 тапкыр теркәлгән
Фото: Марат Мөгыйнов
Инфекция нигездә ОРВИ тибы буенча яки симптомсыз уза – авыруның мондый барышына очракларның 97% ы туры килә. Омикрон өстенлек итә, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
«Грипп һәм ОРВИга килгәндә: эпидемиологик хәл күзәтелә. 46 нчы атнада барлыгы 16 мең 19 очрак теркәлгән», – дип уртаклашты Любовь Авдонина. Бу күрсәткечләр 10,5% ка югарырак. Агымдагы атнада грипп 81 тапкыр теркәлде, моңа кадәр 38 иде. Әмма, спикер сүзләренчә, хәл контрольдә тотыла һәм нормадан артмый.
«Хәзерге эпидемиологик күтәрелеш башланганнан бирле халык арасында гриппның 165 очрагы теркәлгән. Һәм аның кискен респиратор вируслы инфекцияләр структурасында өлеше 24% тәшкил итә. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук чорында бездә әлеге чорда нибары җиде грипп очрагы теркәлгән – бу 1%. Быел инфекция бераз иртәрәк килде», – дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.
Бүгенге көндә H3N2 грипп вирусы 74 очракта ачыкланган, B гриппына 21 очрак туры килә, H1N1 гриппы белән авыру очраклары җиде булган, шулай ук тагын 58 кеше типик булмаган грипп белән мөрәҗәгать иткән – ул экспресс-тест ярдәмендә билгеләнә.
Любовь Авдонина өстәп әйткәнчә, 1 нче сентябрьдән 3203 бала дәрескә кертелмәгән, чөнки аларда югары температура яки ОРВИ симптомнары ачыкланган. Фильтрларда мондый эш дәвам итәчәк. Татарстанда карантинга ябылган мәктәпләр һәм сыйныфлар юк.
Грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның 2% ы гына хастаханәгә эләгә, аларның өчтән икесе – балалар, дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. «Бу – авыру барышының катлаулы булмавының күрсәткече», – дип өстәде спикер.
Шулай ук, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары сөйләвенчә, бүгенге көндә грипптан 1 млн 804 мең 229 кеше прививка ясаткан – бу планның 74,5% ы һәм халыкның 45% ы. Авыруның югары дулкынын тоткарлау өчен халыкның 60% ына вакцинация ясату кирәк, әмма бүгенге күрсәткечләр дә яхшы.
Әлегә прививка ясарга мөмкин, хәзерге вакытта 70 меңгә якын препарат бар.