В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карарны ТР мөселманнары Диния нәзарәте кабул итте
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы 2024 елга мөселман календаре буенча бәйрәм даталарын раслады.
Һиҗри календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре айларының башын һәм ахырын билгеләгәндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик мәгълүматларга таяна.
Әйтик, 2024 елда изге Рамазан ае 11 нче мартта башланачак. 2024 елның 10 нчы апреле – Ураза бәйрәме, ә Корбан бәйрәме 16 нчы июньдә билгеләп үтеләчәк.
Мөселман календаре буенча башка изге һәм әһәмиятле даталар белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып тора.