Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена ким дигәндә 15 мең 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме арттырылды. Агымдагы елның 1-нче гыйнварыннан ул дәүләт һәм муниципаль оешма хезмәткәрләре өчен аена 12 мең 792 сум тәшкил итә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә 2020 елның 30-нчы декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты арасында Татарстан Республикасындагы минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. Документ нигезендә, Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында, аңа кул куелган көннән алып, аена кимендә 15 мең 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.
Билгеләнгән чорда тулысынча эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормаларын үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы (өстәмәләр, премияләр һ.б. кертеп) хезмәт хакының билгеләнгән күләменнән ким була алмый.
Хезмәткәрләргә хезмәт хакын билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким булмаган дәрәҗәгә җиткерү махсус һәм зарарлы шартларда һәм төнлә эшләгән өчен түләүләрне исәпкә алмыйча башкарыла.
Хезмәт хакын түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итүдә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Татарстанда яшәүчеләр бу очракта ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Хокук бозу вазифаи затларга – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик зат буларак теркәлмичә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга – 1 меңнән 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Әгәр эш бирүче элек тә шундый ук хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган булса, штраф күләме арттырылачак. Шулай итеп, вазыйфаи затларга 20 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салынырга яки 1 елдан 3 елга кадәр дисквалификацияләнергә мөмкин. Юридик зат буларак теркәлмичә эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы затларга штраф – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы