Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2022, 14:17

Россиядә икътисадның барлык тармакларына ярдәм итүнең махсус чаралары расланды

KZN.RU порталының «Казанда бизнес» бүлегендә гамәлдәге һәм планлаштырылган ярдәм чаралары буенча барлык мәгълүмат урнаштырылган һәм актуальләштерелә.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче март, Алинә Бережная). Икътисадның барлык тармакларына ярдәм итүнең махсус чаралары эре һәм урта предприятиеләр өчен федераль үзәк тарафыннан расланды инде, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Моннан тыш, икътисадның аерым тармаклары өчен пакет чаралары тәкъдим ителде. Ул эшлекле дүшәмбедә икътисади субъектлар өчен кабул ителгән карарлар турында сөйләде.

IT-өлкәгә ярдәм: грантлар, табышка салымның нульле ставкасы һәм ташламалы кредит бирү

Система барлыкка китерүче оешмалар кредитларны реструктуризацияләү һәм яңаларын алу өчен кирәкле дәүләт гарантияләре, чыгымнарны кайтаруга субсидияләр алачак. «Программада катнашучыларга стресс-тестлар узарга туры килмәячәк (финанс тотрыклылыгын мәҗбүри бәяләү – редакция искәрмәсе). Программада катнашуга гаризалар профильле министрлыклар аша кабул ителә», – диде Илдар Шакиров.

Ярдәм чаралары IT-тармакка да кагылачак. Алар арасында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үзебезнең проектларның перспективалы эшләнмәләренә ел саен грант ярдәме күрсәтү, агымдагы эшчәнлекне тәэмин итү һәм IT-оешмаларның яңа проектларын тормышка ашыру өчен ташламалы кредит бирү, аккредитацияләнгән IT-оешмалар өчен 2024 ел ахырына кадәр табышка салымның нульле ставкасы, IT-оешмаларны 3 елга кадәр срокка салым, валюта һәм дәүләт контроленең башка төрләреннән азат итү бар.

Бу чаралар бары тик аккредитацияләнгән IT-компанияләргә генә кагыла, дип билгеләде Илдар Шакиров. Аккредитацияләү шартлары KZN.RU рәсми порталында «Казанда бизнес» бүлегендә урнаштырыла.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм: тикшерүләргә мораторий, кредит каникуллары, өстәмә бәягә салымны (НДС) бетерү

Ил хөкүмәте кече һәм урта бизнес өчен дә чаралар пакеты кабул итте.

Әйтик, 2022 ел ахырына кадәр предприятиеләр һәм эшкуарларны тикшерүгә мораторий кертелде. Чара санитар-эпидемиологик, ветеринария һәм янгын контролен тикшерүгә, шулай ук сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсе күзәтүенә кагылмый.

Шул ук вакытта агымдагы елның 31 нче декабренә кадәр тәмамлана торган лицензияләр һәм рөхсәт автомат рәвештә озайтыла.

Кредитлары булган эшкуарлык субъектлары өчен яңадан кредит каникуллары каралган. «Бүгенге көндә 2022 елда кредит каникулларыннан файдалана алачак тармаклар исемлеге расланды. Ярдәм чарасы керемнәре 30% тан артык кимегән заемчыларга кагыла. Кредит шартнамәсе бу елның 1 нче мартына кадәр төзелергә тиеш», – дип ассызыклады Илдар Шакиров.

Әлеге чара коронавирус пандемиясе чорында инде бу хокуктан файдаланган заемчыларга да кагыла.

Шуның белән бергә, хезмәт базарында төзүче, арендага бирүче һәм туристик объектлар белән идарә итүче катнашучылар өчен өстәмә бәягә салымны (НДС) кире кайтару планлаштырыла.

Шулай ук тиз түләүләр системасын кулланган өчен банк комиссиясе компенсациясен озайту, бизнес өчен ташламалы әйләнештәге һәм инвестиция кредитларын еллык 15% тан да артмаган ставка буенча бирү, шулай ук еллык 8,5% ка кадәр ташламалы кредит бирү программасын яңарту да финанс ярдәме булып торачак.

Республика ярдәме: микрозаймнар, бухгалтерия алып баруда ярдәм, маркетплейсларга чыгу

Республика да эшмәкәрләргә актив ярдәм итә. Татарстан дәрәҗәсендә эшмәкәрләр өчен берничә микрозайм бар: яшь эшкуарлар өчен «Старт» микрофинанс продукты (100 меңнән 500 мең сумга кадәр), 300 меңнән 5 миллион сумга кадәр заемчыларның нигезләнгән теләсә нинди чыгымнарына «Трехпроцентный» һәм «Перезагрузка» заемнары, 5 миллион сумга кадәр үзмәшгульләрнең нигезләнгән теләсә нинди чыгымнары өчен «Экспортны үстерү өчен» микрозаймы.

Өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бизнеска үзебезнең күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнашуны оештыру, маркетплейсларга чыгу, продукцияне кирәкле таләпләргә туры китерү, шулай ук хисап тапшыру, бухгалтерия алып бару, бизнес-планнар һәм техник-икътисади нигезләмәләр булдыру буенча хезмәт күрсәтә.

Ярдәм чаралары үзмәшгульләргә дә күрсәтеләчәк. Микрозаймнар алудан тыш, алар электрон сәүдә мәйданчыгында урнаша һәм күргәзмә-ярминкә чараларында катнаша алачак.

Илдар Шакиров искә төшергәнчә, Казанда муниципаль кризиска каршы тору чаралары дәвам итә: бушлай җәйге верандалар, ташламалы муниципаль парковкалар, реклама шартнамәләре буенча түләүләрне кичектерү.

«Муниципаль ярдәм чаралары пакеты, категорияләрнең берсе дә ярдәмнән мәхрүм калмасын өчен, региональ һәм федераль дәрәҗәдә яңа чаралар кубул ителү белән тулыланачак», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Гамәлдәге һәм планлаштырылган ярдәм чаралары буенча барлык актуаль мәгълүмат рәсми порталның «Казанда бизнес» бүлегендә урнаштырылган һәм реаль вакыт режимында актуальләштерелә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.03.2022
Видеорепортаж
14.03.2022 12:09
Казанда кризиска каршы муниципаль чаралар әле дә гамәлдә
Барлык яңалыклар