РФ Президенты махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен һәр ярты ел саен кимендә 14 көн ял оештырырга кушты.
Фото: Денис Гордийко
Яңа фонд социаль, медицина һәм психологик ярдәм күрсәтүне координацияләячәк, санитар-курорт дәвалавы һәм реабилитация мәсьәләләрен хәл итәчәк, мәгариф һәм спорт, эшкә урнашу, эшкуарлык һәм квалификация күтәрү, яңа һөнәр алу кебек өлкәләрдә ярдәм күрсәтәчәк. Өйдә озак вакытлы дәвалану һәм мохтаҗларны югары технологияле протезлар белән тәэмин итү аерым мөһим бурыч булачак.
В.Путин ил хөкүмәтенә кыска вакыт эчендә барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә кушты. «Дәүләт Фондының эше ачык булырга тиеш, ә ярдәм итү тәртибе гади, «бер тәрәзә» принцибы буенча, формализмнан һәм бюрократиядән башка гына», – дип өндәде ул. Быел ук Фонд структуралары илнең барлык төбәкләрендә дә барлыкка килергә тиеш, дип өстәде дәүләт башлыгы.
РФ Президенты ассызыклаганча, һәлак булучыларның гаиләсенә һәм һәр ветеранга реаль вакыт режимында килеп туган мәсьәләләрне хәл итәчәк шәхси социаль хезмәткәр, координатор беркетелергә тиеш.
«Бездә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, локаль конфликтларда катнашучыларга ярдәм итү чаралары гамәлдә инде, – дип искәртте ул. – Киләчәктә дәүләт фонды әлеге мөһим мәсьәләләр белән дә шөгыльләнә алыр дип уйлыйм».
Махсус фонд булдыру хакимиятнең башка структураларыннан һәм дәрәҗәләреннән җаваплылыкны төшерми, дип игътибар итте В.Путин. Ул федераль ведомстволарга, төбәкләргә һәм муниципалитетларга киләчәктә ветераннарга, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә зур игътибар бирергә кушты. РФ Президенты кешеләр белән очрашуларны оештыручы, якташларына ярдәм күрсәтүче һәм сугышчан элемтә линиясенә чыгучы РФ субъектлары җитәкчеләренә, регионнар башлыкларына һәм шәһәр мэрларына рәхмәт белдерде.
Ил Президенты махсус хәрби операция зонасында хезмәтнең гаять зур физик һәм психологик йөкләнешләр, сәламәтлек һәм тормыш өчен көндәлек куркыныч белән бәйле булуын билгеләп үтте. «Шуңа күрә мобилизацияләнүчеләр, гомумән барлык хәрби хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шул исәптән ирекле хезмәткәрләргә, һәр сугышчының гаиләсе янына кайту, туганнары һәм якыннары янында булу мөмкинлеге булсын өчен, даими ялны 14 көннән азрак итмәскә һәм ярты елга бер тапкыр оештырырга кирәк дип саныйм», – диде В.Путин.