В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта РФ президенты Владимир Путин белдерде
Фото: Кремль матбугат хезмәте
«Халык саны арту белән бәйле демографик проблемалар булуга карамастан, Россиядә зур яшь буын үсеп килә. 2030 елда илдә 20-24 яшьтәге гражданнарның саны 8,3 млн булачак, ә 2035 елда әлеге күрсәткеч 9,7 миллионга җитәчәк. Бу, әлбәттә, шул исәптән алдагы елларда күрелгән демографик чараларның нәтиҗәсе», – дип белдерде Владимир Путин.
Ул егетләрнең һәм кызларның XXI гасыр икътисадында хезмәт итәргә әзер чын профессионаллар булып җитлегүенең мөһимлеген билгеләп үтте. «Кадрлар» илкүләм проекты әнә шул мәсьәләне хәл итүгә юнәлдереләчәк.
«Без, билгеле, бу хакта күп сөйлибез, әмма мәктәпләр һәм югары уку йортлары хезмәттәшлеген ныгытырга кирәк. Алар, бер мантыйкка нигезләнеп, уртак нәтиҗә өчен эшләргә тиеш. Әлеге процесста булачак эш бирүчеләрнең дә катнашуы мөһим. Предприятиеләр, фән һәм медицина үзәкләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм, чакырыгыз укучыларны, цехларны, музейларны, лабораторияләрне карасыннар. Һичшиксез, бу эшкә кушылыгыз», – диде РФ президенты.
Юлия Летникова