Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.02.2024, 13:30

Россиядә яңа «Кадрлар» илкүләм проекты барлыкка киләчәк

Бу хакта РФ президенты Владимир Путин белдерде

Фото: Кремль матбугат хезмәте

Россия президенты Владимир Путин «Кадрлар» илкүләм проектын булдыру турында белдерде. Әлеге проект квалификацияле хезмәткәрләргә үсәргә ярдәм итәчәк, ә бу, үз чиратында, дәүләтнең икътисади үсешенә уңай йогынты ясаячак.

«Халык саны арту белән бәйле демографик проблемалар булуга карамастан, Россиядә зур яшь буын үсеп килә. 2030 елда илдә 20-24 яшьтәге гражданнарның саны 8,3 млн булачак, ә 2035 елда әлеге күрсәткеч 9,7 миллионга җитәчәк. Бу, әлбәттә, шул исәптән алдагы елларда күрелгән демографик чараларның нәтиҗәсе», – дип белдерде Владимир Путин.

Ул егетләрнең һәм кызларның XXI гасыр икътисадында хезмәт итәргә әзер чын профессионаллар булып җитлегүенең мөһимлеген билгеләп үтте. «Кадрлар» илкүләм проекты әнә шул мәсьәләне хәл итүгә юнәлдереләчәк.

«Без, билгеле, бу хакта күп сөйлибез, әмма мәктәпләр һәм югары уку йортлары хезмәттәшлеген ныгытырга кирәк. Алар, бер мантыйкка нигезләнеп, уртак нәтиҗә өчен эшләргә тиеш. Әлеге процесста булачак эш бирүчеләрнең дә катнашуы мөһим. Предприятиеләр, фән һәм медицина үзәкләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм, чакырыгыз укучыларны, цехларны, музейларны, лабораторияләрне карасыннар. Һичшиксез, бу эшкә кушылыгыз», – диде РФ президенты.

Юлия Летникова

Барлык яңалыклар