Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2019, 16:30

Россиядә һәм Татарстанда 2020 елгы халык санын алуга кадәр киредән санау башланды

Бу юлы ул яңа – цифрлы форматта узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Россия ил тарихында уникенче, шулай ук принципиаль яңа форматта – цифрлы рәвештә беренче халык санын алуны үткәрүгә әзерләнә. 2020 елда булачак кампания турында бүген Татарстанстат матбугат конференциясендә сөйләделәр. Анда видеотрансляция режимында Росстат вәкилләре катнашты.

Гражданнар өчен анкетаның берничә варианты ачык булачак

Халык санын алу бөтен ил территориясендә 2020 елның 1-31-нче октябрендә узачак. Россия территориясендә яшәүче барлык кешеләр өчен берничә анкеталаштыру варианты ачык булачак: 1-25-нче октябрьдә РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында һәм күп функцияле үзәктә, ә 4-27-нче октябрьдә – традицион ысул белән – исәпкә алучы аша, ул электрон планшетларга алынган җавапларны кертәчәк, дип хәбәр итте Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе Павел Малков. Ул шулай ук халык санын алу өчен ил операцион системасы булган 360 мең планшет файдаланылачак, дип өстәде.

«Халык санын алу – бүгенге көндә халык, аның торак шартлары, милли һәм сан составы, мәгариф дәрәҗәсе, миграция һ.б. турында уникаль мәгълүмат алу ысулы ул, – дип ассызыклады Росстат башлыгы. – Нәтиҗәләр буенча без Россия җәмгыятенең торышын төгәлрәк тасвирлый алабыз. Бу статистика барлык дәрәҗәләрдә – муниципаль һәм региональ дәрәҗәләрдә карарлар кабул итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк».

Шәхси мәгълүмат бирү таләп ителми

Белгечләр бланкларның берничә формасын эшләгәннәр. Росстат җитәкчесе киңәшчесе Павел Смелов сөйләвенчә, «Л» бланкы – төп һәм анда 23 сорау бар. Алар социаль-демографик характеристика, гражданлык, милләт, тел, торак шартлары, миграция, мәгариф, мәшгульлек һәм яшәү өчен акча чыганакларына бәйле. Бланк РФ территориясендә даими яшәүче һәр кешегә тутырыла. Халыкның торак һәм санитар-гигиена шартлары турындагы белешмәләр «П» формасындагы бланкка кертелә, ә илдә вакытлыча булган кешеләрне сораштыру өчен «В» бланкы кулланыла.

«Бланкларда традицион мәсьәләләр калачак, алар алдагы исәпкә алудан соң җәмгыятьтә булган үзгәрешләрне күрсәтергә ярдәм итәчәк, әмма алар белән бергә биредә яңа мәсьәләләр дә барлыкка киләчәк», - дип хәбәр итте журналистларга П.Смелов. Шулай итеп, яшәү өчен чаралар чыганаклары, мәшгульлек һәм эшсезлек, телләрне белү, мәгариф турындагы сораулар үзгәрде. Шул ук вакытта спикер ассызыклаганча, безнең илдә җанисәптә катнашуның төп принципларының берсе – ул ирекле нигез. Моннан тыш, гражданнардан шәхси мәгълүматларны бирүләрен сорамыйлар һәм алар анкета сорауларына җавап бирүдән баш тарта алалар.

Татарстанда халык санын алуга 10 меңгә якын кеше җәлеп ителәчәк

«Татарстан Республикасында исәпкә алу кампаниясенә 10 меңгә якын кешене җәлеп итү планлаштырыла, аларның 7,2 меңе турыдан-туры исәпкә алу белән шөгыльләнәчәк», – дип сөйләде Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина һәм аларның барысын да танып булачак - аларга паспорт күрсәткәндә гамәлдәге таныклык, булачак чараның символикасы төшерелгән махсус шарф һәм портфель булырга тиеш, дип өстәде.

Эшкә керешер алдыннан исәпкә алучы кандидатлар өч көн дәвамында нәтиҗәләр буенча мәҗбүри тест узачаклар. Шуннан соң гына алар исәпкә алу кампаниясенә кертеләчәк, дип ассызыклый Татарстанстат.

Республика һәм аның башкаласы халкы өчен халык санын алу алдыннан кайнар линия телефоны эшли башлады: (843) 221-78-78.

Исегезгә төшерәбез, алдагы халык санын алу Россиядә 2010 елда үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча, Казанда 1 млн 143 мең 535 кеше яшәгән, шуларның 635 мең 152-се хатын-кыз һәм 508 мең 383-е ир-ат. Тулаем республикада, җанисәп буенча, 3 млн 786 мең 488 кеше теркәлгән, алар арасында 2 млн 38 мең 45 хатын – кыз, ир-атлар - 1 млн 748 мең 443.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2019 ел башына Татарстан халкы 3 млн 898,6 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 76,9%-ы – шәһәр халкы, 23,1%-ы – авыл халкы. Казанда 1 млн 252 мең кеше исәпләнгән.

Алда торган халык санын алуның беренче нәтиҗәләре инде 2020 елның декабрендә үк пәйда булачак. Башлангыч нәтиҗәләр 2021 елның февралендә игълан ителәчәк, ә ахыргы нәтиҗәләр 2021-2022 еллар дәвамында билгеле булачак.

Барлык яңалыклар