Ачык ишекләр көне 20 нче июльдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). 20 нче июльдә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Алдан язылу 18 нче һәм 19 нчы июльдә 10:00 сәгатьтән 17:00 гә кадәр (төшке аш вакыты 12:00 дән 12:45 кә кадәр) +7(843)222-84-28 номеры буенча башкарылачак. Шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да яңгыратырга кирәк, дип хәбәр ителә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе сайтында.
Республика районнарында консультация алу өчен алдан язылу ведомство сайтында күрсәтелгән территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча, шул ук көннәрдә һәм сәгатьләрдә (18 нче һәм 19 нчы июль көннәрендә 10:00 дән 17:00 гә кадәр, төшке аш вакыты 12:00 дән 12:45 кә кадәр) үткәрелә.