Киләсе атнада 1-нче балалар шәһәр хастаханәсенә ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Бүген ИКЕА ваклап сату челтәре һәм Мега сәүдә үзәге Республика клиник хастаханәсенә хәйрия ярдәме китерде. Исегезгә төшерәбез, компанияләр коронавирус инфекциясе белән көрәшүче медицина учреждениеләренә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте.
Хәйрия ярдәме кысаларында хастаханәләргә кирәкле җиһазлар, урын-җир әйберләре һәм инфекция палаталары, шулай ук табиблар тәүлек буе яши торган бүлмәләр өчен ИКЕА ассортиментыннан башка товарлар китерелә. Узган атнада ярдәм Казанның 7-нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән иде. Киләсе атнада 1-нче балалар шәһәр хастаханәсенә ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Моннан тыш, кайбер медицина учреждениеләрендә биналарны коронавируска каршы көрәш максатыннан яңадан җиһазлау өчен төзекләндерү эшләре ясала. Үткән атнада ОБИ ассортиментыннан төзелеш материаллары һәм башка товарлар Сафиуллин урамындагы Балалар Республика клиник хастаханәсенең балалар корпусына китерелде.
Тулаем алганда Россия буенча Мега һәм ИКЕА 35 медицина учреждениесенә булышачак.
Авыр хәлдә калган Казан гаиләләренә компанияләр 235 азык-төлек җыелмасы тапшырган. Ә коронавируслы пациентларны дәвалауда катнашкан 400 табиб һәм медицина хезмәткәре Мега һәм ИКЕАдан «кайгыртучанлык тартмалары» алачак. «Бәхетле» компаниясе әлеге проектта партнер булды, ул продуктларны үз бәясенә бирде.
«Альпари» фонды белән берлектә 8 мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләргә уеннар тәкъдим ителәчәк. Ingka Centres үзәк офисы, «Перспектива» фонды һәм «Альпари» фонды белән хезмәттәшлек кысаларында Мега Казан шулай ук инвалидлыгы булган 19 гаилә өчен спорт җиһазлары сатып алырга планлаштыра.