Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2019, 11:35

Римда Казанның мәктәптә туклану системасын реформалаштыру программасын тәкъдим иттеләр

Чара 21-22 ноябрьдә FAO UN штаб-фатирында узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Римда Казанның мәктәптә туклану системасын реформалаштыру программасын тәкъдим иттеләр. Чара Берләшкән Милләтләр Оешмасының (FAO UN) Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы Халыкара консультатив киңәшмәсендә узды. Анда катнашучылар шәһәрләрдә азык-төлек сәясәте мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чара 21-22 ноябрьдә FAO UN штаб-фатирында узды.

«Азык-төлек системасы өлкәсендә җирле үзидарә органнары гамәлләрен көчәйтүнең тотрыклы стратегияләре» темасына багышланган түгәрәк өстәл барышында Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәмәдшина һәм Икътисадый үсеш комитетының инвестицион һәм инновацион эшчәнлек бүлеге башлыгы Руслан Галиәхмәтов Казанда мәктәп туклануы системасын реформалаштыру программасын тәкъдим иттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр проект Милан азык-төлек сәясәте пакты 2019 һәм Tehran Golden Adobe Global 2019 премиясенә лаек булган иде.

Оештыручылар фикеренчә, Казан тәҗрибәсе азык-төлек сәясәте өлкәсендә халыкара экспертлар бергәлеге өчен кызыклы һәм бөтен дөнья буенча башка муниципалитетлар һәм регионнар өчен дә файдалы булырга мөмкин. Казанның мәктәптә туклану системасын реформалаштыру программасы FAO UN Халыкара консультатив киңәшмәсенең җыелма хисабын әзерләгәндә исәпкә алыначак, дип хәбәр иттеләр Икътисади үсеш комитетында.
Барлык яңалыклар