Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.11.2023, 15:47

Ел башыннан бирле кече суднолардагы вакыйгалар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында биш кеше һәлак булган

Су транспортыннан егылып төшеп, туңып үлү куркынычы арта – су температурасы инде +5 градуска кадәр төшкән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче ноябрь, Диләрә Гафурова). Быел Татарстанда кече суднолар белән бәйле алты вакыйга теркәлгән. Нәтиҗәдә биш кеше һәлак булган, дүртесе коткарылган. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, кече суднолар белән булган вакыйгалар куркынычы сезоннар арасында шактый арта. Төп сәбәпләре – көчле җил, дулкыннар, кояшның иртә баюы һәм кеше факторы, аерым алганда, куркынычсызлык чараларын үтәмәү.

Мәсәлән, кечкенә суднодан егылып төшкән кешеләр еш кына туңып үлә. Ә бүгенге көндә су температурасы +5 градуска кадәр төшкән.

«Барлык вакыйгалар да коткару жилеты кимәгән кешеләр белән булган. Анда 4 метр озынлыктагы палубасыз кечкенә судноларда хәрәкәт иткәндә булган барлык кешеләр дә жилет кияргә тиеш иде», – дип ассызыклады Юрий Венедиктов.

Исегезгә төшерәбез, Куйбышев сусаклагычында боз 25-29 нчы ноябрьдә катачак, ә Түбән Камада 16 нчы ноябрьдә булыр дип көтелә. Хәлне контрольдә тоту өчен, һава мендәрендәге суднолар кулланып, тәүлек әйләнәсе 10 коткару посты куярга планлаштырыла.

«Ел саен кышкы чорда безнең контрольдә кеше күпләп бозга чыга торган 100 гә якын урын бар, балыкчыларның максималь саны – дистәләгән мең. Постлар ныклы боз катламы урнаштырылганчы эшләячәк. Юка бозга чыгу белән бәйле вакыйгаларны кисәтү өчен һәр муниципаль районда мобиль патруль төркемнәре эше оештырылачак», –дип сөйләде спикер.

Җәяүлеләр өчен 7 см калынлыктагы боз куркынычсыз дип санала, ул һава куыкларсыз зәңгәрсу-яшел төстә үтә күренмәле булырга тиеш, дип билгеләп үтте Юрий Венедиктов. Туңдырылган боз үтә күренмәледән ике тапкыр көчсезрәк, ак яки тонык төскә ия һәм кисәтүче ярыклар барлыкка китермичә генә ватылырга мөмкин.

«Түбән һәм Югары Кабан күле аша чыгуга килгәндә, мин шәһәрлеләргә моны эшләргә киңәш итмәс идем. Бигрәк тә Түбән Кабан буенча. Бу җылы су агымы һәм чокырлы сулык, шуңа күрә монда төшеп китү бик җиңел», - дип кисәтте ТР кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы.

Барлык яңалыклар