В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай лекцияләрдә казанлыларга Россиядә китап сәүдәсе тарихы һәм Көмеш гасыр сәнгатендә мистицизм турында сөйләячәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
3 нче февраль көнне 18:00 сәгатьтә китап кибетенә нигез салучы һәм Россиядә китап сәүдә тарихын тикшерүче Анна Кадикова үзгәрешләр чорында әлеге эшчәнлек өлкәсе турында сөйләячәк.
4 нче февраль көнне 14:00 сәгатьтә сәнгать белгече һәм «Рус сәнгате тарихында иң әһәмиятлесе...» китабы авторы Мария Швец «Көмеш гасыр сәнгатендә мистицизм» дигән лекция үткәрәчәк.
5 нче февраль көнне 14:00 сәгатьтә «Хәтерне ничек яхшыртырга һәм нәтиҗәле укырга» дигән лекция белән инглиз теле курсы һәм хәтер үсеше буенча китаплар авторы Илгиз Сабиров чыгыш ясаячак.
Китап ярминкәсе 3 нче февральдә 14:00-20:00 сәгатьләрдә, 4 нче һәм 5 нче февральдә 11:00-20:00 сәгатьләрдә Татарстан ур., 20 адресы буенча эшләячәк. Чарада катнашу ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.