Очрашу режиссерларга, драматургларга, профессиональ һәм яшь актерларга, профильле юнәлеш студентларына кызыклы булачак.
Фото: Денис Гордийко
Спикерлар тыңлаучылар белән Казандагы заманча театр, тамашачыларның иҗади процесста катнашуы, тамашаны сәхнәләштерү мәйданчыклары аудиториясен киңәйтү, театр сәнгатен цифрлаштыру, инклюзия һәм башка темалар турында фикер алышачак.
Дискуссиядә Г.Камал исемендәге Татар академия театры директоры Илфир Якупов, «Тере шәһәр» заманча сәнгатькә ярдәм фонды PR-директоры Зоя Рутер, «Болактагы театр» җитәкчесе Алексей Степанцов, Казан Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Радион Букаев, «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенә нигез салучы Инесса Клюкина, экскурсовод, «Театраль Казан: үткәннән бүгенге аша киләчәккә» маршруты авторы Лилия Кәлимуллина чыгыш ясачаклар.
Дискуссия режиссерларга, драматургларга, профессиональ һәм яшь актерларга һәм башка театр сәнгате эшлеклеләренә, шулай ук профильле юнәлеш студентларына һәм театрның барлык җанатарларына кызыклы булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Урыннар саны чикләнгән, керү теркәлү буенча башкарылачак. Чара 19:00 сәгатьтә башлана.