Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2026, 16:30

«Буран» дулкынында: 1353 берәмлек техника, көрәк тавышлары һәм игелекле күршеләр

Татарстан башкаласында кышкы табигать күренеше белән көрәш мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр

Менә инде дүртенче көн рәттән Казан кар астында. Урамнарда юл техникасы гөрләве һәм коммуналь хезмәткәрләрнең көрәк тавышлары тынмый. Кар шәһәр сулышын үзгәртте, әмма тормыш агуын дәвам итә. Шәһәрдә «Буран» планы гамәлдә – барлык көчләр хәрәкәтне, иминлекне һәм төп объектларга керү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Татарстан башкаласы кар белән ничек көрәшә – магистральләрдә, тукталышларда, ишегалларында һәм подъездларга керү юлларында эш ничек оештырылган – бу хакта KZN.RU порталының фотопроектында таныша аласыз.

Денис Гордийко фотосы

Менә инде дүртенче көн рәттән Казан – кар астында. Татарстан башкаласында ял көннәрендә дә көчле кар ява.

Җыештыру эшләре таң атканчы дәвам итә. Гадәти машиналар уза торган проспект буйлап махсус техника колоннасы хәрәкәт итә. Узган тәүлектә Казан урамнарын җыештыру өчен рекорд сандагы 1353 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Сәгать тавышына уянасы шәһәр трактор чүмечләре шыгырдавына уяна.

Юл эшчеләре көне-төне эшлиләр. Бүген җыештыру эшләрен 561 кеше дәвам итә. «Без тукталышларны һәм кичүләрне чистартабыз, әмма көчле явым-төшем аркасында шул ук нокталарга даими әйләнеп кайтырга туры килә. Кар бертуктаусыз ява», - ди юл хезмәткәре Юрий Козловский.

Мондый һава торышы сакланганда юллардагы тәртип барыннан да өстен булып тора. Бер тәүлек эчендә кар чистарту эшенә комачаулаган 48 автомобильне эвакуацияләгәннәр. Тиешсез урынга куеп калдырылган транспорт чаралары урамны җиңел генә көрткә әйләндерә.

Җәмәгать транспорты тукталышларын көчәйтелгән режимда җыештыралар: керү уемнары, якын килү юллары, транспорт чараларын көтү мәйданчыклары һәрчак игътибар үзәгендә. Шәһәрдә 1401 тукталыш – һәркайсы уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш.

Төп көчләр магистральләргә, транспорт маршрутларына һәм җәяүлеләр зоналарына юнәлтелгән.

Ишегалларына керү юлларында техника гөрли, ә тар урыннарда урам себерүчеләр эшли.

Кар көрәү эшләренә халык кушыла: көрәкләр, кар түгү өчен чаналар тотып гаиләләре белән тирә-яктагы күршеләр җыела. Ирләр баткан машиналарны этә, балалар кардан корылмалар ясап уйный. Мондый көчле табигать күренеше гадәттә лифтта гына исәнләшеп йөрүчеләрне якынайта, берләштерә.

Кибетләргә, даруханәләргә якын килү юллары – аларда беренче сатып алучылар таптаган тар сукмаклар шәйләнә. Сатучылар баскычларны чистарта, сумкалар тоткан өлкәннәргә булыша. Хәтта көчле кар яуганда да шәһәр яшәү өчен уңайлы булып кала.

Менә бер балалар бакчасы янында әти-әниләр урам җыештыручыга булыша –көрәкләр белән бакчага керү юлларын һәм тротуарны чистарталар. Әтиләрнең берсе болай дип фикере белән уртаклаша: «Тыныч кына үтеп китә алмадым: балам йөри торган бакчада барысы да кар астында калган. Көрәк тотып кердем – хәзер коммуналь хезмәтләр өчен болай да бик авыр вакыт, эш чиксез күп. Иң мөһиме – балаларыбызга уңайлы һәм имин булсын».

Көчле кар шәһәр сулышын үзгәртә, ләкин шәһәрдәге тормышны туктата алмый. Эшләр тәүлек буе дәвам итә.

Үзара ярдәмләшеп яшәүдән дә кадерлерәк ни бар: «Игелекле Казан» волонтерлары өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ишегалларын һәм түбәләрен чистартырга булыша. Ике көн эчендә ялгыз пенсия яшендәгеләрдән, инвалидлардан 19 гариза алынган.

Көчле явым-төшем аркасында шәһәрдә җомга киченнән «Буран» планы гамәлгә кертелгән. Юллардагы хәрәкәтне киметү һәм техникага иркенләп эшләү мөмкинлеге бирү өчен мәктәп укучылары дистанцион уку төренә күчерелгән. Балалар бакчаларында дүшәмбе көнне дежур төркемнәр эшләячәк, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дәресләр туктатылган.

Кар сишәмбегә кадәр явачак, аннары салкыннар башлана. Әмма Казан бирешми: шәһәр кышкы сынауларга әзер һәм үз эшен дәвам итә.

Барлык яңалыклар