В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
12 көн дәвамында онлайн-платформада республика казанышлары турында сөйләячәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь). Республика көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлеген эшләтеп җибәрделәр. Онлайн-платформа икътисадның әйдәп баручы тармакларында партнерлар һәм экспертлар белән хезмәттәшлек итү мәйданчыгы булачак.
Интеллектуаль эшлекле киңлек йөзләгән спикерны берләштерәчәк, алар Татарстанның стратегик үсешенең төп темалары турында фикер алышачак. 10-нчы сентябрьгә кадәр сайтта дискуссияләр, туры эфирлар, интервью һәм мастер-класслар уза, икътисадта стратегик инициативалар анонслана.
Форум программасы IT-индустрия, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, туризм, циркуляр икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, биотехнологияләр һәм башклар кебек 21 юнәлеш буенча 300-дән артык сессия эшен үз эченә ала.
Бөтен дөньядан катнашучылар трансляциягә сайтта бушка кушыла, Instagram социаль челтәрендәге чараның рәсми аккаунтында языла һәм яңалыкларны күзәтеп бара алачак. Эшлекле программа шулай ук инглиз һәм татар телләренә синхрон тәрҗемәдә дә гамәлдә булачак. Онлайн-студиянең өзлексез эше экспертларга сораулар бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив җаваплар алырга мөмкинлек бирәчәк.
Чарада катнашучылар һәм спикерлар арасында республиканың беренче затлары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, спорт, мәдәният, мәгариф, медицина, бизнес һәм сәнәгать өлкәсе вәкилләре тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы.