Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2022, 13:37

«Элемтә» сәламәтлек мониторингы реестрына йөрәк-кан тамырлары авырулары булган 15 меңнән артык пациент керде

Сервис халәтне күзәтергә һәм табиб белән элемтәдә торырга мөмкинлек бирә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь, Диана Жиленкова). Бүгенге көндә «Элемтә» сәламәтлек мониторингы реестрында йөрәк-кан тамырлары авырулары булган 15 меңнән артык пациент бар. Ә интернетка керү мөмкинлеге чикле кешеләр өчен халәтне күзәтеп торырга мөмкинлек бирүче махсус конвертлар алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә проектка нигез салучы Вадим Шитов сөйләде.

«Элемтә» хезмәте пациентларга төп сәламәтлек күрсәткечләрен контрольдә тотарга һәм онлайн-форматта табиб белән элемтәдә торырга мөмкинлек бирә. Бер типтагы сорауларга җавап бирү өчен сөйләм модульләре эшләнгән. Индивидуаль очракларда һәм стандарт булмаган мөрәҗәгатьләргә белгеч тоташа.

Хезмәтне мобиль кушымта яки сайт ярдәмендә төрле платформаларда кулланырга мөмкин. Казанлылар өчен WhatsAppта бот та эшли. Сервиска керү мөмкинлеген медицина хезмәткәре бирә.

В.Шитов искәртеп үткәнчә, проект Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән 2021 елдан бирле эшли. 4 медицина учреждениесе базасында – Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә, Республика клиник хастаханәсендә, Казан федераль университетының медик-санитар частенда һәм 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә тире аша коронар катышулар үзәкләрендә алырга мөмкин булган сәламәтлек мониторингы конвертлары яңалык булды.

«Без белә торып, интернетка керү мөмкинлеге чикләнгән яки бөтенләй булмаган кешеләр өчен мөмкинлекне чикләмәдек. Узган атнада тире аша коронар катышулар үзәкләренә сәламәтлек мониторингы конвертларын китерә башладык. Алар үз-үзеңне күзәтү, кан басымы көндәлекләреннән һәм табибка барыр алдыннан анамнез җыю анкетасыннан тора. Конверттагы кәгазьләрне пациент ручка белән кулдан тутыра, фотога төшерә һәм махсус бланктагы QR-код буенча фотоларны йөкли. Шулай итеп, бу мәгълүматны аны дәвалаучы табиб күрә алачак», - дип аңлатты «Элемтә» проектына нигез салучы.

Мондый конвертны алу өчен пациентка здоровьесердца.рф сайтында гариза калдырырга кирәк. Медицина учреждениесенә тиешле җыелма җибәреләчәк һәм пациент хәбәр алачак. Конвертны дәвалаучы табибтан алырга мөмкин булачак.

«Без казанлыларга инфаркт һәм башка йөрәк авыруларын кичергән якыннарына ярдәм итәргә тәкъдим итәбез. Кушымтаны туганнарыгызга, әбиегезгә, әниегезгә йөкләп алырга һәм аларны кулланырга өйрәтергә мөмкин. Бу интуитив һәм аңлаешлы. Йә конвертка заявка калдырырга кирәк», - дип өндәде В.Шитов.

Шулай ук проект пациент белән элемтәдә булу өчен телефоннан шалтыратуларны да күздә тота, дип сөйләде 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким. Аның сүзләренә караганда, сорауга җавап биргәндә пациент килеп чыккан проблемалар турында хәбәр итә һәм кан басымы, пульс һәм шикәр күрсәткечләрен әйтә ала. Анкетада җавапның берничә варианты һәм чик күрсәткечләр бар, бу пациентның сәламәтлеге турында борчылыр өчен сәбәп бармы-юкмы икәнен ачыклый. Билгеле күрсәткечләр булганда авыруны дәвалаучы табибка язалар яки аңа ашыгыч ярдәм чакырталар.

З.Ким киләчәктә проектны үстерү планнары белән дә уртаклашты. «Без бу эшне әлегә Казан территориясендә гамәлгә ашыра башладык. Табигый, без алган тәҗрибәне масштабларга һәм таратырга уйлыйбыз. Якын арада шулай ук республикадагы тире аша коронар тыкшынулар үзәкләре белән эшли башлаячакбыз. Ягъни Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен, Әлмәт медсанчастен һәм Түбән Кама үзәк район хастаханәсен тоташтырачакбыз», – дип сөйләде ул.

Проектның төп максаты – пациентның сәламәтлеген планлы һәм даими күзәтеп тору, дип ассызыклады ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә ашыгыч медицина ярдәме системасын булдыру бурычы юк.

«Мәсәлән, пациентка миокард инфаркты булды. Аңа билгеле бер регулярлык белән поликлиникага килергә кирәк. Бурыч – табибка барулар арасында пациент белән нәрсә булганын күзәтү. Мәсәлән, кан басым 2, 3, 4 көн дәвамында нормадан бераз югарырак булган. Ягъни, без дәвалауга билгеле үзгәрешләр кертә алабыз. Без моны никадәр иртәрәк эшләсәк, пациент өчен шулкадәр эффекты һәм нәтиҗәсе яхшырак булачак», - дип йомгаклады спикер.

Барлык яңалыклар

Тема буенча материаллар:

Кардиолог Лия Горнаева: «Кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы иминлеге уңай эмоцияләрдән башка мөмкин түгел»