В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр Сибгат Хәким урамында башкарылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабь). Казанда вакытлыча Сибгат Хәким урамындагы автомобиль юлы һәм тротуар участогында хәрәкәтне чикләячәкләр. Тиешле күрсәтмә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлары һәм хокукый актлары җыентыгында бастырылган.
Эшләр 13-нче декабрьдән 30-нчы декабрьгә кадәр Сибгат Хәким һәм Әбсәләмов урамнары кисешкән районда «Стамбул» скверы янында башкарылачак. Хәрәкәтне чикләү элемтә терәге төзелеше белән бәйле.