Утырыш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узды.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март). Бүген Казан Ратушасында Җирле үзидарәне үстерү буенча округ консультатив советының киңәйтелгән утырышы булды. Ул РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узды, ул катнашучыларга видеоконференция режимында кушылды.
Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Идел буе төбәкләренең закон чыгару органнары җитәкчеләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» закон проекты хакында фикер алыштылар. Утырышны ачып, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җирле үзидарә турындагы яңа законны кабул итү күптән көтелгән, дип билгеләп үтте. «Илдә җирле хакимият институтын торгызу буенча җитди эш башкарылды, шул ук вакытта җирле үзидарәнең оештыру нигезләрен камилләштерү белән бергә, бу эшнең төп нәтиҗәсе кешеләр тормышын реаль рәвештә яхшырту булырга тиеш, – дип китерә И.Комаров сүзләрен ТР Президентының матбугат хезмәте. – Җирле үзидарәнең бу варианты җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен финанс, оештыру һәм кадрлар ресурсларын берләштерергә мөмкинлек бирә. Хакимиятнең гражданнардан читләшүенә юл куймау мөһим. Муниципалитетларда яшәүчеләрнең локаль мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйль катнашуының төрле формаларын үстерергә, җирле инициативаларны хупларга кирәк».
Яңа закон берничә төп бурычны хәл итәргә тиеш: яңартылган Конституциядә теркәлгән гавами хакимиятнең барлык дәрәҗәләренә, шул исәптән җирле үзидарәләргә дә, бердәмлек принцибын таратырга; муниципаль җитәкчеләрнең җаваплылык дәрәҗәсен күтәрергә, аларның хокуклары һәм бурычлары балансын тәэмин итәргә; үз-үзен тәэмин итә торган, көчле муниципалитетларга өстенлек биреп, җирле хакимиятнең икътисадый базасын ныгытырга.
Моның өчен, тулы вәкаләтле вәкил ассызыклаганча, җирле үзидарә структурасын җитди үзгәртү күздә тотыла – шәһәр һәм авыл җирлекләрен, муниципаль районнарны бетереп, җирле хакимиятнең бер дәрәҗәле системасын булдыру тәкъдим ителә.
Идел буе федераль округында бер дәрәҗәле җирле үзидарә системасы моделе Удмурт Республикасында кулланыла, агымдагы елда шундый ук үзгәрешләрне Чуваш Республикасында, Пермь краенда һәм Түбән Новгород өлкәсендә тәмамлау планлаштырыла.
Утырышта катнашучылар закон проекты буенча тәкъдимнәрен әйттеләр. Денис Калинкин хәбәр иткәнчә, Идел буе шәһәрләре ассоциациясенә керүче муниципалитетлар, Округ консультатив советының эшче төркеме тарафыннан закон проектын җентекләп өйрәнү буенча зур эш башкарылган, гомумиләштерелгән тәкъдимнәр исемлеге әзерләнгән.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары закон проектында хокук куллану уңайлылыгы өчен төп терминнар һәм төшенчәләр кертердәй мөстәкыйль маддәне беркетергә тәкъдим итте. Бу тәкъдимне барлык муниципалитетлар да хуплады, дип ассызыклады.
Д.Калинкин җирле хакимият компетенциясен билгеләү өлешендә алымны үзгәртү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Аның сүзләренә караганда, закон проектының 32 нче маддәсендә төбәк хакимияте коммуналь хезмәтләр, җәмәгать транспорты, мәгариф, юлларны ремонтлау һәм башка күп кенә функцияләрне муниципаль дәрәҗәгә тапшырырмы-юкмы икәнлеген мөстәкыйль хәл итәчәк, яки идарә үзәкләштерелгән рәвештә гамәлгә ашырылачак. «Яңадан бүленә торган вәкаләтләр статусы, аларны яңадан бүлү тәртибе һәм критерийлары гына аңлашылмый кала», – дип билгеләп үтте нотыкчы.
Закон проектында җирлек дәрәҗәсендә җирле үзидарәне бетерү белән җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле моделе кертелә. Бетерелгән җирлекләрнең җирле үзидарә органнары функцияләрен җирле администрацияләрнең территориаль органнары башкарыр дип көтелә, шул ук вакытта алар җилкәсенә халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү мәсьәләләренең бөтен спектрын хәл итү буенча җаваплылык төшә, дип ассызыклады Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары.
«Шуңа күрә без, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район башлыклары белән берлектә, закон проектында җирле хакимиятнең территориаль органнарын төзү өчен Россия субъектлары законнары белән критерийлар билгеләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез», – диде Денис Калинкин.
Идел буе шәһәрләре ассоциациясе һәм Округ консультатив советының эшче төркеме тарафыннан әзерләнгән закон проекты нигезләмәләрен үзгәртү буенча тәкъдимнәрнең җыелма исемлеге РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров адресына юлланган.
Тулаем алганда, муниципалитетлар Россиядә җирле үзидарәне оештыру принципларын җайга салучы яңа федераль закон кабул итүне хуплыйлар, дип нәтиҗә ясады Денис Калинкин.