Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2019, 14:45

Раифада Крещение бәйрәмендә боз шәһәрчеге ачыла

Евангелие символларыннан тыш, боздан Раифа тыюлык урманнарында яшәүчеләрнең скульптуралары әзерләнәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). 18-19 гыйнварда билгеләп үтелә торган Крещение бәйрәменә Раифа Монастыренда боз шәһәрчеге ачыла. Барлык скульптуралар да Раифа күле бозыннан чыккан 100 килограммлы боз кисәгеннән ясалган.

Боз шәһәрчеге тәре формасында ясалачак. Евангелие символларыннан тыш, Раифа тыюлык урманнарында яшәүчеләр – поши, орлан, аю һәм башка хайваннар скульптуралары әзерләнәчәк. Биредә үк ачык купель урнаштырылачак. Шәһәрчек периметры буенча матур яктырткыч белән бизәләчәк, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.

Моннан тыш, барлык теләүчеләр Раифа монастыре территориясендә урнаштырылган кардан һәм боздан скульптур композицияләр күрә алачак. Фигуралар Раштуа бәйрәме алдыннан ясалган иде. Иң зур скульптураның биеклеге 9 метр тәшкил итә. Экспозициянең бизәге булып Могҗизалар тудыручы Изге Николай һәм Изге архистратиг Михаилның алты метрлы сурәтләре тора. Монастырьнең иң кечкенә кунаклары һәм аларның әти-әниләре өчен рәссамнар бик зур кар поезды ясаганнар, аның вагоннарында уйнарга һәм фотога төшәргә мөмкин.

Барлык яңалыклар

Раифада Крещение бәйрәмендә боз шәһәрчеге ачыла

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). 18-19 гыйнварда билгеләп үтелә торган Крещение бәйрәменә Раифа Монастыренда боз шәһәрчеге ачыла. Барлык скульптуралар да Раифа күле бозыннан чыккан 100 килограммлы боз кисәгеннән ясалган.<br> </p> <p> Боз шәһәрчеге тәре формасында ясалачак. Евангелие символларыннан тыш, Раифа тыюлык урманнарында яшәүчеләр – поши, орлан, аю һәм башка хайваннар скульптуралары әзерләнәчәк. Биредә үк ачык купель урнаштырылачак. Шәһәрчек периметры буенча матур яктырткыч белән бизәләчәк, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында. </p> <p> Моннан тыш, барлык теләүчеләр Раифа монастыре территориясендә урнаштырылган кардан һәм боздан скульптур композицияләр күрә алачак. Фигуралар Раштуа бәйрәме алдыннан ясалган иде. Иң зур скульптураның биеклеге 9 метр тәшкил итә. Экспозициянең бизәге булып Могҗизалар тудыручы Изге Николай һәм Изге архистратиг Михаилның алты метрлы сурәтләре тора. Монастырьнең иң кечкенә кунаклары һәм аларның әти-әниләре өчен рәссамнар бик зур кар поезды ясаганнар, аның вагоннарында уйнарга һәм фотога төшәргә мөмкин. </p>