Контейнерларда люминесцент лампалар, терекөмөшле термометрлар һәм батарейкалар калдырырга мөмкин
Фото: ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Казанның биш районында куркыныч калдыклар җыю пунктлары ачылды. Биредә люминесцент лампалар, терекөмөшле термометрлар һәм батарейкалар калдырырга мөмкин.
Терекөмешле калдыкларны кабул итү өчен барлыгы 11 мәйданчык җиһазландырылган. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында хәбәр иттеләр.
Идел буе урамы, 97а
Нардуган урамы, 45
Локатор урамы, 25б
Интернациональная урамы, 24а
Калинин урамы, 60а
Беломорск урамы, 69г
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан РФ Хөкүмәте боерыгы нигезендә терекөмөшле лампаларны күмү тыела.