В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы март). 2 апрельдә Казанның биш районында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районында шәхси секторда Годовиков, Тамбов, Академик Павлов, Циолковский, Чайковский урамнарында ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Лестгафт ур., 21, 22, 24; 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр – Сәет-Галиев ур., 6.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районында Красносельская ур., Декабристлар ур., 1б адреслары буенча ут бетеп торачак.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының шәхси секторында Акчулпан, Вязовая, Милосердие, Механиклар, Наставник, Строитель, Таулы, Тихвин урамнарында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Яңа Сосновка бистәсендә түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Вишневая ур., 13а, 118а, Компрессорщиклар ур., 61, Машинатөзүчеләр ур., 7-21, 1-нче Таежная ур., 27-35, Яблоневая ур., 37-89.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле.
Киләсе атнага ут сүнеп тору графигы KZN.RU порталының махсус бүлегендә бастырылган.