Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2020, 14:12

Казанның Совет районындагы биш бистәдә юллар ремонтланды

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр бистәләрен төзекләндерүнең системалы характерда булуын билгеләп үтте.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Алинә Бережная). Агымдагы елда Казанның Совет районындагы алты бистәсендә юллар ремонтлана, хәзерге вакытта бишесендә эшләр төгәлләнгән. Районның дүрт бистәсендә яңа яктырту нокталары урнаштырылган. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, шәһәр бистәләрен төзекләндерү системалы характерга ия.

Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов агымдагы елда Карьер, Вознесение, Константиновка, Киндери, Царицыно калкулыгы, Нагорный бистәләрендә юллар ремонтлана, дип хәбәр итте. Эшләр биш торак массивында төгәлләнде. Моннан тыш, бистәләрдә яктырту проблемасы да хәл ителә - 360 яктылык ноктасы Константиновка, Карьер, Царицыно калкулыгы һәм Солтан ай бистәләрендә урнаштырылган.

Коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләренә аерым игътибар бирелә, дип дәвам итте Р.Фәтхетдинов. «Быел программага 15 ширкәт керде, аларда скважиналар, су башнялары, трансформаторлык подстанцияләре, электр линияләре, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларын оештыру һәм урнаштыру эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта сигез ширкәттә эшләр төгәлләнде», - дип сөйләде Р.Фәтхетдинов.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр бистәләрендә эшләр системалы рәвештә үткәрелә. «Шәһәрдә үзгәртеп корулар башланганда, һәр төзекләндерелгән поликлиника, юл, яшүсмерләр клубы яки мәктәп халыкта бик күп сораулар тудырды: безгә кайчан чират җитер? Бүген халык барлык үзгәртеп коруларның да системалы характерда булуын күрә, анда башкарылачак эшләр күләме, вакыты күрсәтеләчәк, һәм бу әлбәттә башка дәрәҗә, - диде И.Метшин. - Һәм беркем дә бүгенге көндә Казан үзәге генә үзгәртеп кору һәм яхшыру кичерә дип әйтмәячәк».

«Без шәһәр микрорайоннары инфраструктурасын гына түгел, безнең өчен күтәрә алмаслык таш булып тоелган бистәләрне дә яхшыртабыз - бу Юдино, Дәрвишләр, Мирный, Петровский, Победилово бистәләре, - диде И.Метшин. - Әйе, башкарылган эшләр күләме һәрвакыт яңа өметләр тудыра. Халык бездән тагын да күбрәк эшләрбез дип көтә. Без бу өметләрне акларга тырышачакбыз».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.09.2020
Видеорепортаж
07.09.2020 13:10
Казанда социаль объектларны капиталь ремонтлау, модернизацияләү һәм төзү дәвам итә
Барлык яңалыклар