Дәресләрне филологлар һәм имамнар алып барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Икенче февральдән Казанның 5 мәчетендә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” курслары башланачак.
Дәресләр “Кабан арты” (Һади Такташ ур., 26), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи ур., 2), “Тынычлык” (Мелитополь ур., 15), “Әниләр” (Газ ур., 18), “Ярдәм” (Серов ур., 4А) мәчетләрендә узачак.
Курс кысаларында дәресләр ике юнәлештә барачак: “Татар теле” һәм “Татарлар тарихы һәм ислам нигезләре”. Дәресләр тыңлаучылар өчен уңайлы вакытны сайлап куелган: 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә. Дәресләрне дипломлы белгечләр – филологлар һәм квалификацияле имамнар алып барачак. “Без – татарлар” курсларында уку бушлай.
Курсларга язылу өчен телефонны ТР Мөселманнар диния Нәзарәте сайтында табарга мөмкин.