В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илдә төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, элемтә, энергетика, файдалы казылмалар чыгару өлкәләрендә эшләүче предприятиеләрнең эшчәнлеге торгызыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Россиядә 6 атнага сузылган эшләми торган көннәр вакыты тәмамланды. Бүгенге көнгә барлык төбәкләр дә коронавирус эпидемиясе белән бәйле чикләүләр режимыннан этаплап чыгу планнарын формалаштырырга тиеш иде. 12-нче майдан башлап, эпидемиянең тулысынча төгәлләнүенә кадәр барлык этапларда гомуми санитар таләпләрне дә, төбәкләрдә өстәмә профилактик чараларны да сакларга кирәк булачак. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм ил гражданнарына һәм икътисадына ярдәм итү буенча яңа чаралар турындагы киңәшмәдә белдерде. Дәүләт башлыгы шулай ук ярдәм чараларының яңа пакетын тәкъдим итте, шул исәптән балалы гаиләләр, үзмәшгульләр һәм кече һәм урта бизнес субъектлары өчен.
Ил Президенты билгеләвенчә, чикләүләр режимыннан этаплап чыгу барлык төбәкләр өчен бер үк моментта һәм бердәм була алмый, чөнки төбәкләрдә эпидемиологик вәзгыять төрле. Төбәкләр башлыклары элеккечә, мөстәкыйль рәвештә, ситуацияне анализлауга һәм баш санитария табибларының фикеренә таянып, чикләү һәм профилактика чараларының характеры, аларны йомшарту, саклау һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул итә алачак.
В.Путин билгеләп үткәнчә, бөтен ил буйлап әлегә массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Оешмалар, предприятиеләр, кибетләр, хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәләре санитария кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Югары куркынычсызлык режимы 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен, шулай ук хроник авырулар белән интегүчеләр өчен саклана.
Бөтен дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, өзлексез цикл оешмалары, медицина учреждениеләре, даруханәләр, финанс структуралары, азык-төлек продуктлары һәм беренчел кирәкле товарлар белән сәүдә итү үз эшен дәвам итәчәк. Моннан тыш, 12-нче майдан мөмкин булган бөтен җирдә икътисадның төп тармаклары - төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, элемтә, энергетика, файдалы казылмалар чыгару - предприятиеләре эшчәнлеген торгызу өчен шартлар тудырырга кирәк.
Владимир Путин социаль ярдәм чараларының яңа пакетын анонслады. Ата-аналары вакытлыча эшен югалткан гаиләләрдә һәр балигъ булмаган балага аена 3 мең сум күләмендә өч ай дәвамында ярдәм каралган. Гаиләнең бер әгъзасының кереме яшәү минимумыннан түбән булган мохтаҗ гаиләләр, 1-нче июньнән башлап, өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләрне рәсмиләштерә алачак. «Гаилә, инде июньдә үк гариза биреп, агымдагы елның беренче яртыеллыгы өчен тиешле барлык акчаны берьюлы ала алачак. Уртача алганда, бу бер балага 33 мең сум туры килә, һәм мондый гаилә алга таба даими түләүләрне ай саен алып барачак. Ил буенча уртача бу аена бер балага 5,5 мең сум тирәсе», - дип аңлатты дәүләт башлыгы.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы бала карау буенча пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттырырга тәкъдим итте - 3375 сумнан 6751 сумга кадәр, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык Россия гаиләләре өчен, ана капиталына хокукка карамыйча, 5 мең сум айлык түләү билгеләргә тәкъдим итте. Моннан тыш, Россия Президенты агымдагы елның 1-нче июненнән 3 яшьтән алып 16 яше тулганчы һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр гамәлгә керәчәк, дип белдерде. Мондый ярдәм алуга гариза белән инде иртәгәдән үк Дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фонды бүлеге аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гомумән алганда, бүгенге һәм элек кабул ителгән карарларны исәпкә алып, мондый ярдәмне 27 млн Россия баласы алачак, диде В.Путин.
Бизнеска ярдәм итү турында сөйләгәндә, ил Президенты 1-нче июньнән зыян күргән тармакларда эшләүче предприятиеләр, шулай ук социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар өчен эш белән тәэмин ителешкә ярдәм итү буенча махсус кредит программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Кредит алучылар өчен соңгы ставка 2% тәшкил итәчәк, калган өлешен дәүләт субсидияли. Әгәр кредит программасының гамәлдә булу срогы дәвамында предприятие эш белән тәэмин итүне 90%-ка һәм үзенең хәзерге штат саныннан югарырак дәрәҗәдә сакласа, кредит вакытыннан соң кредит үзе һәм аның буенча процентлар тулысынча юкка чыгарылачак. Бу чыгымнарны дәүләт үз өстенә алачак. Әгәр мәшгульлек штат санының 80%-тан түбән булмаган дәрәҗәдә сакланса, бу очракта кредитның яртысы һәм аның буенча процентлар бетерелә. В.Путин билгеләп үткәнчә, мондый кредитны хезмәткәрләргә хезмәт хаклары түләүгә дә, мәсәлән, рефинанслауга да, элек алынган процентсыз, хезмәт хакы кредитын түләүгә дә кулланырга мөмкин булачак.
Моннан тыш, ил Президенты салымнарны һәм иминият түләүләрен (НДСтан тыш) агымдагы елның икенче кварталында тулысынча бетерү карарын кабул итте. Бу чара шәхси эшкуарларга, зыян күргән тармакларда эшләүче кече һәм урта бизнес компанияләренә һәм социаль юнәлешле коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларга таралачак.
Ярдәм чаралары үзмәшгуль гражданнар өчен дә каралган. Аларга 2019 елда һөнәри керемгә түләнгән салымны тулы күләмдә кайтарырга, шулай ук бер МРОТ күләмендә «салым капиталын» бирергә тәкъдим ителә, аның хисабына эшкуарлар үз керемнәрен саклап, быел салым түләүләрен үткәрә алачак.
Шәхси эшмәкәрләр өчен быел иминият кертемнәренә карата бер МРОТ күләмендә салым түләүләре тәкъдим итәргә планлаштыралар. Ә шәхси эшмәкәрләргә, гаилә предприятиеләренә, зур булмаган бизнеска микрофинанс ярдәме күрсәткән дәүләт структураларына карата докапитализация үткәрү тәкъдим ителә. Бу максатларга Владимир Путин 12 млрд сум юнәлдерергә тәкъдим итә.
«Без катлаулы чорда катлаулы карарлар кабул итәбез, һәм, һичшиксез, аларны үз вакытында һәм профессиональ әзерләргә кирәк. Әмма дәүләт бүлеп биргән зур күләмдәге бу акчаны конкрет гаиләләр, кешеләр, предприятиеләр алуга ирешү өчен, ахырга кадәр җиткерү тагын да мөһимрәк», - диде Россия Президенты һәм барлык йөкләмәләр дәүләт ярдәме билгеләнгән һәр кешегә барып җиткәч кенә башкарылган булып саналачак, дип ассызыклады.
«Без кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау юлын сайладык һәм монда инде күп нәрсәгә ирештек, күпне эшләдек һәм күп нәрсәне җиңдек. Һәм Россия төбәкләренең нормаль, гадәти тормышка кайтуы безнең һәрберебездән тора», - дип йомгаклады В.Путин.