Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2023, 15:22

В.Путин Мәскәү – Казан трассасы турында: «Аны киләчәктә Владивостокка кадәр перспективасы белән Екатеринбургка кадәр озайту карары кабул ителде»

Россия Президенты фикеренчә, бу Көньяк-Көнчыгыш Азия базарлары белән икътисади элемтәләрне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: kremlin.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль, Татьяна Марюхова). М12 Мәскәү – Түбән Новгород – Казан трассасы Екатеринбургка кадәр озайтылачак, ә киләчәктә, Владивостокка кадәр озайтылып, башка илләргә чыгу мөмкинлеге булачак. Бу хакта бүген РФ Федераль Җыенына Мәскәүдәге Кунакханә ишегалдындагы юлламасы барышында ил Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

«Мәскәү – Казан тиз йөрешле автомагистрален Екатеринбургка, Чиләбе һәм Төмәнгә, ә киләчәктә Иркутск һәм Владивостокка, Казахстанга, Монголиягә һәм Кытайга кадәр озайту турында карар кабул ителде инде», – дип хәбәр итте Владимир Путин. Трассаны озайту Көньяк-Көнчыгыш Азия базарлары белән икътисади элемтәләрне сизелерлек киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, диде ул.

Президент 2024 елда илнең эре агломерацияләрендә автомагистральләрнең ким дигәндә 85% ын һәм төбәк әһәмиятендәге юлларның ким дигәндә 50% ын норматив халәткә китерәчәкләрен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, 800 км озынлыктагы М12 трассасы өр-яңадан торгызыла. 2022 елның сентябрендә Владимир Путин Мәскәү өлкәсендә М12 беренче башлангыч этабын эшләтеп җибәрү комплексының 22,5 км озынлыктагы участок буенча хәрәкәтенә старт бирде. Трассаның төп участогы буенча хәрәкәтне Мәскәүдән Казанга кадәр 2023 ел ахырында эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу шәһәрләр арасын 6,5 сәгать эчендә машинада үтеп булачак. Проектны гамәлгә ашыру 2024 елга кадәр Магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтүнең комплекслы планы кысаларында алып барыла.

Барлык яңалыклар