Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2025, 15:17

В.Путин: «Ислам дөньясы, ул христиан дөньясы кебек үк, төрле, ләкин мин Татарстанның югары дәрәҗәдә уңай үрнәк булуына ышанам»

Россия Федерациясе Президенты Татарстанны милләтара мөнәсәбәтләр урнаштыруда уңай үрнәк дип атады

Фото kremlin.ru дан алынды

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 ел нәтиҗәләренә багышланган еллык матбугат конференциясендә төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә яши торган Татарстанның уңай үрнәк булуын һәм ислам халкы булган илләрдә кызыксыну уятуын билгеләп үтте.

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә вакытында «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире урынбасары Артур Хәлиуллов республика тәҗрибәсен хәзерге җәмгыятьтә исламның нинди булырга тиешлеге үрнәге дип санарга мөмкинме һәм башка илләрдәге мөселманнар бу тәҗрибәгә игътибар итәме дип кызыксынды.

«Ислам дөньясы, ул христиан дөньясы кебек үк, төрле, ләкин мин Татарстанның югары дәрәҗәдә уңай үрнәк булуына ышанам. Ислам халкы булган илләрдәге хезмәттәшләрем күбесе моңа игътибар итә, Татарстанда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергә яшәвенең уңай тәҗрибәсенә игътибар итә», - дип җавап бирде Владимир Путин.

Ул өстәп әйткәнчә, Россия эзлекле рәвештә, шул исәптән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме аша да ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгыта.

«Россиядә 10 проценттан артык кеше ислам динендә. Бездә православие – ул көнчыгыш христианлыгы. Безнең төп рухи кыйммәтләребез буенча барысы да туры килә. Татарстанда төп юнәлешләр буенча – рухи, белем бирү, тәрбия юнәлешендә башкарылган эшләр барысы да бик дөрес. Болар барысы да Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевтән башланды һәм хәзерге җитәкчесе Рөстәм Нургалиевич әлеге эшләрне дәвам итә, шуңа күрә Татарстан башкаласының Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы буенча булачак эре халыкара чараларны үткәрү үзәге итеп сайлануы очраклы гына түгел», - дип билгеләде президент.

Исегезгә төшерәбез, Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләреннән читтә ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алган беренче шәһәр булачак. 2026 елда шәһәрдә мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздыру каралган.

Бүген, матур гадәт буенча, Президент Владимир Путин белән туры элемтә уза.

Президентка сорауларны ил халкы, федераль һәм төбәк басмаларның журналистлары бирә ала. Мөрәҗәгатьләрне декабрь башында җыя башлаганнар иде һәм әлеге эш берничә канал буенча алып барылды. Эфир башланганчы Президент адресына барлыгы 3 миллионнан артык сорау һәм тәкъдим юлланган.

Барлык яңалыклар