Россия Президенты "Игелекле дулкын" фестивалендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Игелекле дулкын" Бөтенроссия балалар иҗатының мәдәни-хәйрия фестивале финалы уза. Гала-концертта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьне РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова укыды.
"Кадерле дуслар!
Сезне "Игелекле дулкын" фестиваленең гала-концертында сәламлим. Яшь талантларны эзләү һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән әлеге искиткеч проект узган елда старт алды, ләкин, кыска гына вакыт узуга карамастан, илнең төрле төбәкләреннән авыр тормыш хәлендә калган бик күп баланы бероләштерә алды. Ярдәм итәргә, аларга үзләрен күрсәтергә, үз сәләтен, үз көчләренә ышаныч, хыялларын тормышка ашыра алды.
Фестивальне оештыручыларның мондый битараф булмаган, җаваплы позициясе безнең җәмгыятебезгә ихтыяҗ зур булган социаль проблемаларны хәл итүдә, халкыбызның данлыклы рухи, әхлакый кыйммәтләрен саклап калуда ярдәм итә.
Әлбәттә, "Игелекле дулкын" Россиянең талантларга бай булуын, бездә кызыксынучан, хезмәт сөючән балаларның күп булуын күрергә мөмкинлек бирә, алар үзләренең якты потенциалын уңышлы тормышка ашыралар – музыкада, сәнгатьтә, хореографиядә, актерлык осталыкларында.
Казанышлары белән алар иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен киртә булмавын, ышаныч һәм көчле рухның теләсә нинди каршылыкларны һәм кыенлыкларны җиңәргә булышуын исбатлыйлар.
Финалистларны һәм фестиваль җиңүчеләрен котлыйм. Сезгә уңышлар һәм изге теләкләр телим.
Сез булдырасыз!" - диелә мөрәҗәгатьтә.