Трансляция 21 нче октябрьдә оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче октябрь). 21 нче октябрьдә «ТР яшьләренә торак» темасына туры эфир узачак, аның барышында яшь шәһәрлеләр һәм гаиләләр республикада эшләп килүче программалар һәм торак сатып алганда дәүләт ярдәме чаралары турында беләчәкләр.
Тамашачыларга «ДОМ.РФ» АҖ торак проектларын тәкъдим итәчәкләр һәм торак шартларын яхшырту өчен күчемсез милек бәясенең 30-35% ын кире кайтаруны күздә тоткан дәүләт субсидияләренең федераль программасы турында сөйләячәкләр. Шулай ук эфир вакытында халык социаль ипотека программасы турында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан белә ала, аның ярдәмендә торакны ташламалы шартларда сатып алып була.
Трансляция «Вконтакте» социаль челтәрендә 15:50 сәгатьтә башлана, аңа сылтама буенча кушылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.