2024 елда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 54 рөхсәт ителмәгән чүплек бетерелде. 5 мең куб метр чүп чыгарылган — бу «КАМАЗ» чүп ташучысының 250 рейсы белән чагыштырырлык. Чүплекне бетерү өчен чыгымнар 6 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов сөйләде.
Узган ел торак массивлар территориясендә яңа чүп савыты мәйданчыклары төзү дәвам итте. 2,2 млн сумлык өч мәйданчык төзелде. Аларның икесе Төньяк торак массивында урнашкан, тагын берсе – Борисоглебски бистәсендә. 2025 елда Төньяк һәм Щербаково торак массивларында биш мәйданчыкны төзекләндерү планлаштырыла.
Ренат Шәмсетдинов лицензиясез ташучыларның каты коммуналь калдык җыю мәйданчыкларына төзелеш чүп-чарын ташлауларына игътибар итте. Администрация административ хокук бозу предметы буларак транспорт чараларын тартып алу буенча тәүочрак булдырды.
Мәсәлән, узган ел рейд барышында җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан мондый хокук бозу кылган транспорт чарасы хуҗасына беркетмә төзелгән, ә транспорт вакытлыча куеп тору урынына куелган һәм штраф салынган. «Бу тәҗрибәне «соры йөкчеләр» ягъни җавапсыз йөкчеләр белән көрәшү өчен дәвам итәргә ниятлибез», – дип ассызыклады нотыкчы.
Узган елда администрация, экологик культураны формалаштыру һәм тотрыклы үсешне алга этәрү өчен, «Фракция» бергәлеге белән бергә Кадыш торак массивында икенчел чималны аерым җыюны оештырды. Халык 20 төрдән артык фракцияне эшкәртүгә тапшырган. Бу юнәлештәге эш агымдагы елда да дәвам итәчәк.
Экологияне чистарту максатыннан укучыларга белем бирү лекцияләрендә чүп-чарны аерып җыюның мөһимлеге һәм калдыкларны җыю кагыйдәләрен үтәү турында сөйләделәр.
Моннан тыш, быел гыйнвар аенда районнарның мәгариф оешмаларында Администрация грантына ике проект – мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның гаиләләре өчен «Яшь экомөхәррир», шулай ук уку йортлары өчен «Экология безнең кулларда» эшли башлады.