Актив профилактик эш нәтиҗәсендә 81 кешене коткарып калып булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль, Алинә Бережная). Бүген Казан Башкарма комитетында 2018 ел өчен Казанның Гражданнарны саклау идарәсе эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар турында сөйләделәр. Төп доклад белән идарә башлыгы Фердинант Тимурханов чыгыш ясады.
Ф.Тимурханов хәбәр иткәнчә, узган ел Казан территориясендә 652 янгын булган. Янгыннар санының фактта артуына карамастан, 2017 елда алар 598 булган – аларда һәлак булган кешеләр саны узган ел күрсәткечләре дәрәҗәсендә калган - 34 кеше.
Актив профилактик эш нәтиҗәсендә 81 кеше гомерен саклап кала алдык. "Халык белән профилактик чаралар ел дәвамында үткәрелде. Әйтик, ягу чорында коткаручылар имин булмаган гаилә әгъзалары, күп балалы гаиләләр һәм даими яшәү урыны булмаган гражданнар белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр", – дип хәбәр итте Ф.Тимурханов.
Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) "063" янгын сүндерү хезмәтләре эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертте, 2018 елда ул 329 мең 609 мөрәҗәгать кабул итте. Барлыгы ЕДДС эшләү дәверендә 2 миллионнан артык гариза кабул итте.
Ф.Тимурханов сүзләренә караганда, коену сезоны вакытында шәһәр пляжларында коткаручылар суда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау буенча 27 чара үткәргән, шулай ук 3 меңнән артык белешмәлек тараткан. 7 сәламәтләндерү балалар җәйге лагерьларында суда үз-үзеңне тоту, батучыларны коткару, суга батучыларга һәм эссе тигән очракларда беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре буенча дәресләр үткәрелде; Шулай ук идарә хезмәткәрләре укучыларга җәйге каникуллар алдыннан суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты. "Бу чараларның барысы да суда үлем очракларын киметүгә ярдәм итте – шулай итеп, коену чорында 10 кеше коткарылды, шуларның 4-е - балалар, беренче ярдәм 264 ял итүчегә күрсәтелде", - дип хәбәр итте Ф.Тимурханов.
Суда гражданнарның иминлеген тәэмин итү эше боз катканнан соң да дәвам итте. Мәсәлән, Идел һәм Казансу елгалары акваторияләрендә 90 патрульлек үткәрелде, алар барышында 210 әңгәмә үткәрелде һәм 320 белешмәлек таратылды.
Профильле идарә җитәкчесе фикеренчә, 2019 елда профилактик эшне – инструктажлар, өйрәнүләр, дәресләр һәм практик күнегүләр үткәрүне көчәйтергә кирәк.
Тулаем алганда, шәһәр коткаручылары үзләренә йөкләнгән барлык бурычларны да үтәде. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Гражданнарны саклау хезмәтләренә эш темпларын киметмәскә кушты. "Шул ук көч белән эшне дәвам итәргә кирәк. Бүген идарәнең һәм тиешле хезмәтләрнең матди-техник базасы ныгытыла, профессионаллар әзерләнә, хезмәткәрләрне укыту мөмкинлеге бар. Халык белән эшне алга таба да дәвам итәргә – аңлату әңгәмәләре үткәрергә, кешеләрне уйланылмаган эшләрдән кисәтергә, шул ук вакытта аларның иминлеге өчен шартлар тудырырга кирәк", - дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.