Моның өчен медицина оешмасы җитәкчесе исеменә гариза бирергә кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
Закон нигезендә, кешеләр терапевт һәм участок терапевты, педиатр һәм участок педиатры, гомуми практика табибы яки фельдшерны сайлый ала. Шулай ук пациентлар стационарда, шул исәптән көндезге дәвалауда дәвалаучы табибны алыштыруны сорарга хокуклы. Моның өчен сәбәпләрен күрсәтеп, медицина оешмасы җитәкчесе исеменә гариза язарга кирәк.
Казан прокуратурасында шулай ук 2023 елның 1 нче мартында Мәскәүдә, Мәскәү һәм Белгород өлкәләрендә рецептлы даруларны дистанцион сату буенча эксперимент башлануын аңлаталар. Аларны үз сайты яки маркетплейс килешүе булган даруханәләр аша сатып алырга мөмкин. Даруханәләрдә даруларны заказ буенча саклау өчен бүлмәләр булырга тиеш, ә курьерлар аларны сатып алучыларга вакытында һәм куркынычсыз рәвештә, мәсәлән, температура режимын үтәүче махсус бокслар кулланып илтеп җиткерергә тиеш.
Онлайн-сату өчен рецепт препаратлары исемлеге моңа кадәр Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган иде. Исемлеккә антибиотиклар, шикәр диабеты, гипертензия, бронхиаль астма һәм башка авыруларны (мәсәлән, лидокаин, мельдоний, нитроглицерин, таурин, тетрациклин, фавипиравир һәм башкалар) дәвалау өчен препаратлар кертелгән. Шул ук вакытта исемлектә наркотик, психотроп яки көчле тәэсир итүче матдәләр булган дарулар, 25% тан артык этил спирты булган препаратлар юк.
Эксперимент 2026 елның 1 нче мартына кадәр ирекле нигездә үткәрелә.