В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында сөйләячәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). 21-нче гыйнвар көнне Казанның Идел буе районында вакансияләр ярминкәсе узачак.
Казанлылар предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләре белән очраша, буш эш урыннары турында белә, мәшгульлек хезмәте белгечләре белән киңәшләшә һәм өстәмә укыту программалары турында белә алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7, дип хәбәр итә Халыкның мәшгульлек үзәге.