Р.Зорге һәм Бертуган Касыймовлар урамнары киселешендә яңа җәмәгать киңлеге барлыкка киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Казанда яңа сквер планы эшләнә. Идел буе районында Р.Зорге һәм Бертуган Касыймовлар урамнары киселешендә төзелеп килүче торак комплексы белән янәшә яңа җәмәгать киңлек барлыкка киләчәк.
Төзүче – "СМУ-88" компанияләр төркеме - проект-смета документларын әзерли. Территориядә ял итү өчен эскәмияләр, кече архитектура формалары урнаштырылачак, юллар салыныр дип планлаштырыла. Барлык яшеллек сакланачак. Соңгы төзекләндерү проектын 2019 елның язында тәкъдим итәчәкләр, шуннан соң белгечләр аны гамәлгә ашыру эшенә керешәчәкләр.