В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Планлы ремонт эшләре 23-нче октябрьдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 23-нче октябрьдә Казанның ике районында урнашкан кайбер йортлар утсыз калачак.
8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Гарифҗанов ур., 38а, 38в, Универсиада Авылы, 1, 4, 5, 9-11, 16-20, Җиңү проспекты, 19, шулай ук Отар бистәсе урамнары йортларында: 2 нче Отар, 4 нче Отар, 5 нче Отар, 6 нчы Отар, Дорожная, Молдава, Идел буе, Придорожная, Аркылы-Отар.
Совет районында электр утын 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Вознесение бистәсенең Нардуган урамында һәм Извилистый тыкрыгында, Константиновка бистәсендә – Вересковый тыкрыгында, Беловежская, Белозерск, Извилистая, Изумрудная, Казан, Лесная, Малахит урамнарында, Овражный тыкрыгында һәм Привольная урамында, Яңа Сосновка бистәсендә 1 нче Таежная урамында урнашкан 27, 29, 31, 33, 35 номерлы йортларда, шулай ук Йосыф Акчурин, Вишневая, Дорожная, Еловая, Лесная, Машина төзүчеләр, Нагорный, Сиреневая, Сливовая, Спорт, Степная, Дмитрий Строганов, Шакирҗан Таһиров, Яблоневая урамнары буенча урнашкан йортларда сүндерәчәкләр. Моннан тыш, Совет районында электр белән тәэмин итүне өзү «Любитель природы-2», «Маяк», «Радуга-2», «Татпотребсоюз», «Восход», «Республиканская санэпидстанция», «Мечта», «Сирень», «Фотон» коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләренә дә кагылачак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.