В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). 12-нче декабрьдә Казанның Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында вакытлыча ут булмаячак. 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге урамнар буенча урнашкан шәхси йортларында ут булмаячак: Горийская, Запорожье, Пожарная, Прибрежная, Цветочная.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр утны Совет районының Константиновка бистәсендә урнашкан түбәндәге йортларда өзәчәкләр: Заречная ур., 10-19, Зеленая ур., 59а, 61а, 63а, 65а, 73-79, Нокса ур., 29, 31, 32, 32г, 32д, 33, Односторонняя ур., 1-21, Совет ур., 133-165.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.