Татар телендә музыкаль спектакльне «Әкият» театры тәкъдим итәчәк
Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июнь). Казан Кремлендә «Мактанчык әтәч» курчак спектаклен күрсәтәчәкләр. «Әкият» театрының музыкаль постановкасын бушлай карарга мөмкин булачак.
Бу кызыклы музыкаль әкиятнең геройлары йорт кош-кортлары: Әтәч, Үрдәк, Тавык, Каз, Чеби, Каз бәбкәсе. Алар үзләренең җәйге тормышларын матур табигать кочагында «Оҗмах кошлары» ял йортында уздыралар. Җәйге кояш нурларында кызыну, салкынча суда йөзү бик рәхәт. Ләкин һавалы Әтәчнең мактанулары гына кәефне боза. Шуның өстенә комсыз Тилгән кош-кортларны кыерсыта, чебиләрне чүпләп кенә тора. Кош-кортлар арасында иң батыр Каз һәм Үрдәк бу хәлгә юл куймаска, чебиләрне коткарырга уйлыйлар. Ләкин аларның икесенең генә тырышлыгы нәтиҗә бирми – Тилгәнне бергә генә җиңәргә мөмкин! Араларында булган ызгыш-талашларны, үпкәләрне онытып кош-кортлар барысы бергә Тилгәнгә каршы көрәш башлыйлар һәм җиңеп чыгалар.
Спектакль бер сәгать дәвам итә, аны татар телендә күрсәтәчәкләр.
Спектакль 24 нче июньдә 18:00 сәгатьтә Гавами урыннар ишегалдында куелачак. Яңгыр яуган очракта спектакльне дүртенче подъезд бинасында күрсәтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.