В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Чыршы» операциясе 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Яңа ел алдыннан Татарстан урманнарында «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактик чарасы уза. Республиканың урман үсентеләрен урманчылыклар һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләреннән торган 140 мобиль төркем патрульлек итә.
«Чыршы» операциясе 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Агачларны законсыз рәвештә кискән өчен гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф каралган, дип искәртә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән кешеләр - киселгән агач төренә, аның үсү урыннарына һәм урманнарны саклау категориясенә карап - китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.
Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының +7(800)100-94-00 телефоны, шулай ук «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.
Казанда чыршыларны түбәндәге адреслар буенча урнашкан биш чыршы базарында сатып алырга мөмкин: Вахитов районындагы Чехов урамы буенча урнашкан 2-нче номерлы йорт янында, Мәскәү районындагы Декабристлар урамы буенча урнашкан 179-нчы номерлы йорт янында һәм Восстание урамы буенча урнашкан 83-нче номерлы йорт янында. Яңа Савин районында чыршыны Адоратский урамы буенча урнашкан 21-нче номерлы йорт янында, Идел буе районындагы Җиңү проспектында урнашкан 56-нчы номерлы йорт янында сатып алырга мөмкин.