В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шимбә көндез Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче апрель). 9 нчы апрельдә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, шимбә төнлә – явым-төшемсез диярлек, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән республиканың аерым районнарында томан булуы көтелә. Казанда термометр баганалары төнлә 3-5 градус салкын, көндез 9-11 градус җылы күрсәтәчәк.
Тулаем Татарстан буенча төнлә һаваның минималь температурасы 0 дән +5 градуска кадәр, көндез максималь температура 8 дән 13 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
10 нчы апрельдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, уртача тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы 0 дән +4 градуска кадәр, көндез максималь температура 8-13 градус җылы тәшкил итәчәк.