В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һава температурасы минус 2-4 градус, көндез 0 градустан минус 2 градуска кадәр булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, көнбатыштан талгын җил, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы минус 2-4 градус, көндез 0 градустан минус 2 градуска кадәр булачак. Юлларда синоптиклар бозлавык фаразлый.
Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар явачак. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Төнлә һава температурасы – минус 2-дән минус 7 градуска кадәр, көндез 0-дән минус 5 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.